Колач җитмәслек Чехов дөньясы.
29 гыйнварда Антон Павлович Чеховның тууына 165 ел тулды .Чернышевская авыл китапханәсе , бөек рус язучысы һәм драматургының юбилеена багышлап китап күргәзмәсе әзерләде. А. П. Чеховның 25 еллык иҗат эшчәнлеге дәвамында 900 гә якын әсәр дөнья күрә. Кыска юмористик хикәяләр, повестьлар, җитди пьесалар… Боларның күбесе дөнья әдәбияты классикасына әйләнә. Аның әсәрләре дөньяның 100 дән артык теленә тәрҗемә ителгән. Күргәзмә укучыларны язучының иҗади геройлары дөньясына алып керә.

