Нина Павлова китапларын укыйбыз
Февраль аенда «Нина Павлова китапларын укыйбыз» төбәкара акциясе уза. Акция биолог-галим, балалар язучысының иҗатын популярлаштыру һәм балаларны укырга җәлеп итү, үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү максатыннан Н.М. Павлова китаплары мисалында үткәрелә. Китапханәче презентация ярдәмендә балаларга Нина Павлованың биографиясе, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар «Земляничка», «Мышонок заблудился», «Жёлтый, белый, лиловый» әкиятләре белән таныштылар. Чара ахырында балалар язучының әкиятләренә рәсем ясадылар.
