Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язучы, тарихчы Солтан Шәмси

Солтан Шәмси 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Биектау районы Суыксу авылында туа. Солтанга өч яшь булганда, аның әтисе үлә һәм аларның гаиләсе әнисенең туган авылы Юртышка күченә. Солтанның балачак һәм үсмер еллары шушы авылда уза.

Солтан Шәмси – язучы-тарихчы, ТРның Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты. Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси прозаик, татар халкы тарихы буенча хикәя һәм повестьлар, нәфис-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Аның күп кенә әсәрләре Алтын Урда чорындагы катлаулы вакыйгаларны яктыртуга багышлана. Ул татарчадан русчага бик яхшы тәрҗемәче, тел һәм тәрҗемә кыенлыклары турында күп кенә китаплар һәм публицистик мәкаләләр авторы. Галимҗан Ибраһимов, Мирсәй Әмир әсәрләрен рус теленә, Н. Думбадзе әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Солтан Шәмси – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1996), Фатих Хөсни (2000), Абдулла Алиш (2013) исемендәге премияләр лауреаты, 1985 елдан башлап Татарстан Республикасы язучылар берлегенең әгъзасы.

Биектау районының барлык китапханәләрендә якташ язучыларның туган көннәрен билгеләп үтү һәм укучыларны аларның иҗаты белән таныштыру күркәм традициягә әверелде.

Солтан Шәмси туган көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Тәкъдим ителгән материал китап укучыларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси прозаик, татар халкы тарихы буенча хикәя һәм повестьлар, нәфис-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Аның күп кенә әсәрләре Алтын Урда чорындагы катлаулы вакыйгаларны яктыртуга багышлана. Ул татарчадан русчага бик яхшы тәрҗемәче, тел һәм тәрҗемә кыенлыклары турында күп кенә китаплар һәм публицистик мәкаләләр авторы. Галимҗан Ибраһимов, Мирсәй Әмир әсәрләрен рус теленә, Н. Думбадзе әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Язучы якташыбыз Солтан Шәмсинең туган көненә Биектау авылы китапханәсе укучылар белән аның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрде. Укучыларга язучының китапханә фондыннан «Ут хәйләсе», «Тарихи әсәрләр», «Җәяүле буран», «Күк капусы ачылса» китаплары тәкъдим ителде. Балалар белән бергә «Ут хәйләсе» әкиятеннән өзек укылды.

Алат авыл китапханәсендә Солтан Шәмси әсәрләре битләре буенча әдәби сәгать үткәрелде. Чарада катнашучылар әңгәмә вакытында язучының тормышы һәм иҗаты турында, аның тормышыннан күп кенә кызыклы фактлар белделәр.

Коркачык станциясе китапханәсендә танылган татар язучысы Солтан Шәмсинең иҗаты белән танышу чарасы уздырылды. Китапханәче чараның кунакларын С.Шәмсинең биографиясе белән таныштырды, булачак язучының әдәбият өлкәсенә ничек  кереп китүе турында сөйләде. Шулай ук китапханәче «Солтан Шәмсинең тарихи әсәрләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси язучы – прозаик, татар халкы тарихы буенча хикәя һәм повестьлар, нәфис – публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Әдипнең үзенчәлекле прозасының беренче китабы – «Көмеш чылбыр» исемле хикәяләр җыентыгы 1984 елда басылып чыга. Бу китабы өчен ул Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә. Аннары бер-бер артлы «Голос на городище» («Җәяүле буран»,1988), «Следы годов» («Еллар эзе», 1996) исемле хикәяләре, повесть һәм публицистика җыентыклары, балалар өчен «Ут хәйләсе» дип аталган повесть – әкияте дөнья күрә.