Якташ язучыларыбыз турында
10 февральдә язучы якташыбыз Солтан Шәмси үзенең туган көнен билгеләп үтә. Әдәбият өлкәсендә Солтан Шәмси язучы-прозаик, татар халкы тарихы буенча хикәя һәм повестьлар, нәфис-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Әдәби-иҗат эшчәнлеген ул оригиналь әсәрләрдән түгел, ә тәрҗемәдән башлый.
Танылган язучының туган көне уңаеннан Каенлык авылы китапханәсендә укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Чара башында китапханәче яшь укучыларны Солтан Шәмсинең иң яраткан һәм кызыклы әсәрләре белән таныштырды. Аннары укучылар аның биографиясе белән таныштылар һәм бергәләп «Ут хәйләсе» китабыннан кызыклы хикәяләр укыдылар.
