Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Батырлык канатлары

Чыпчык авыл китапханәсе, мәдәният йорты,МБУ «Чыпчык урта гомуми белем бирү мәктәбе»  белән берлектә, Биектау районы ветераннары 1944 елның 11 февралендә Чыпчык авыл җирлеге территориясендә хәрби задание үтәгәндә һәлак булган Аляскадан фронтка очкычлар куып йөртүче өлкән лейтенант А.Пашков,лейтенант Дмитрий Лобинцев, кече лейтенант Иван Лопатин каберенә бардылар. Чәчәкләр салдылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар
Аннары Чыпчык урта мәктәбенең Сугышчан дан музеенда булдык. Музей җитәкчесе Гөлнара Җәләлиева музей буйлап экскурсия үткәрде. Музейны оештыручы, мәктәпнең элеккеге директоры Билалов Мансур Юныс улының тормыш һәм хезмәт юлын чагылдырган экспозиция турында җентекләп сөйләде.
Григорий Родионович Павлов-якташыбыз, Биектау районында туган, Советлар Союзы Герое, 1920 елның 10 февралендә туган.  Музейда аның турында экскурсия уздырдылар. Музейга килүчеләр Иске Казан туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Людмила Ахромова, беренчел ветераннар оешмасы рәисе Галина Логанина чыгышларын кызыксынып тыңладылар.
Г.Р. Павлов түбәндәге китаплар авторы: «Однополчане», «Друзья мои однополчане», «Вам взлет» , « На кубанском небе», «Крылья мужества». Чыпчык авыл китапханәсе мөдире Әһлиуллина Фәния «Батырлык канатлары»китабына күзәтү ясады. Г.Р. Павлов исемен мәңгеләштерү буенча, безнең авылда яңа урамга аның исемен бирделәр һәм керү юлында постамент тора, анда: «урамга Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Павлов Григорий Родионович исеме бирелгән. Чыпчык авыл китапханәсе мөдире Ф.И. Әһлиуллина яшь армия сыйныфы укучылары белән бергә Г. Р. Павлов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
2025 елның 10 февралендә Г.РПавловның тууына 105 ел тулыр иде.Без аның батырлыкларын хәтерлибез, аның истәлеген хөрмәтлибез.Ул безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.Каһарманнарга мәңгелек хәтер!.