Каюм Насыйри иҗаты
Биектау авыл китапханәсендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан әңгәмә үткәрелде. Китапханәче укучыларны XIX гасырның күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри иҗаты һәм биографиясе белән таныштырды. Ярты гасырдан артык фәнни, әдәби һәм педагогик эшчәнлеге дәверендә аның әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннең башка тармаклары буенча кырыкка якын хезмәт бастырып чыгаруы турында да укучылар мәгълүмат тыңлады. Китапханәче укучыларны авторның «Китаб – әт тәрбия», «Әбүгалисина», «Каюм Насыйри» китаплары белән таныштырды. Укучылар «Әбүгалисина» һәм «Китаб – әт тәрбия» китабыннан өзекләр укыдылар. Китапта сурәтләнгән тәрбияви нәсихәтләр безнең көннәрдә дә актуальлеген югалтмады, китапханәче балалар белән бергә бүгенге көнгә туры килгән үгет-нәсихәтләр турында фикер алыштылар.
