«Мәгариф Хәрәкәтчесе-Каюм Насыйри»
14 февраль көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Мәгариф Хәрәкәтчесе-Каюм Насыйри» исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чарага Алан-Бәксәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче балаларны XIX гасырның күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Чара Каюм Насыйриның презентация күзәтү белән узды, анда балалар язучының биографиясе белән зур кызыксыну белән таныштылар. Шулай ук китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә балалар шулай ук Каюм Насыйриның авыр тормыш юлы турында сөйләүче, үз чорының күренекле вәкилләренең берсенең шәхесен һәм иҗатын ачучы китаплар һәм мәкаләләр белән таныштылар. Чара барышында китапханәче башкаруында «Солом-Торхан» һәм «Үги кыз» әкиятләре яңгырады. Чара азагында кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр.
