Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапларны яратып бүләк итегез

14 февральдә, Халыкара китап бүләк итү көнен бәйрәм итү кысаларында, Мүлмә авылы китапханәсе акция уздырды. Әлеге акциянең иң яшь катнашучылары –  ГБМБУ  «Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе»нең мәктәпкәчә төркем балалары. Китап бүләк итү мизгеле балалар өчен әһәмиятле булды, чөнки алар үзләрен беренче тапкыр ниндидер мөһим һәм яхшы нәрсәнең бер өлеше итеп хис иттеләр. Китапханә мөдире шулай ук яшь укучыларга китап бирү көне, кәгазь китапның актуаль бүләк булып калуы һәм хәтта компьютер технологияләре гасырында да үзенең кыйммәтен югалтмавы турында сөйләде.