Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Халкыбыз сандугачы

15 февраль – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» премиясе лауреаты, танылган җырчы Илһам Шакировның туган көне. Аңа 90 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Коркачык авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә җыр – моң сөючеләр өчен «Халкыбыз сандугачы» исемле музыкаль – тематик кичә үздырды. Чарада катнашучылар  халык артистының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның җырларын тыңлап үттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.