Герой – шагыйрь Муса Җәлил
Коркачык авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 119 ел тулуга багышланган «Герой – шагыйрь Муса Җәлил» исемле әдәби сәгать үткәрде. Чарада катнашучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы, Бөек Ватан сугышында катнашуы, әсирлектә фашистларга каршы эшчәнлеге, Муса Җәлилнең бердәнбер коралы булган шигырьләре, аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр җыентыгы турында белделәр, җәлилчеләр турында мәгълүмат алдылар. Чарада аның шигырьләре, җырлар яңгырады, алган белемнәрне ныгыту өчен викторина үткәрелде. Чарага китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.
