Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапларны ихлас күңелдән бүләк итегез

14 февральдә дөньяның күп илләрендә Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Усад авыл китапханәсе «мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез!» дигән акция үткәрде. Акциянең төп идеясе-кешеләрне бер-берсенә яхшы китаплар бүләк итәргә илһамландыру һәм кәгазь китапның үз кыйммәтен югалтмавын һәм элеккечә актуаль бүләк булып калуын искә төшерү.