Каюм Насыйри-күренекле мәгърифәтче
14 февральдә бөтен гомерен, бөтен талантын татар халкына багышлаган күренекле татар галиме – энциклопедисты, тарихчысы, этнографы,тел белгече Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулды. Ул гомере буе татар теле өчен фәнни база булдыру, аны язу һәм әдәбият теле итү, аны башка телләр дәрәҗәсенә күтәрү өстендә эшләде. Бу көнгә Юртыш авылы китапханәсе «Каюм Насыйри-күренекле мәгърифәтче»-дигән китап күргәзмәсе оештырды. Бу күргәзмәдә Каюм Насыйри хезмәтләре, аның тормышы һәм эшчәнлеге турында китаплар тәкъдим ителде.
