Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Муса Җәлил – Ватан хакына батырлык.

Муса Җәлил… Бу исем һәр татар кешесенә, һәр мәктәп баласына яхшы таныш. Ул халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык сомволына әверелгән. Шагыйрьнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре, дистәләгән чит ил һәм Россиядә төрле милләт телләренә тәрҗемә ителеп, бөтен дөньяга таралды.
15 февраль,сәгать 13.00 дә Казаклар авыл китапханәсендә «Муса Җәлил – Ватан хакына батырлык» шигърият сәгате уздырылды.Язучы Муса Җәлилнең «Сәгать», «Какрак песи», «Вәхшәт» шигырьләрен укыдык,шулай ук китапхнәдә язучының китапларыннан торган күргәзмә эшләнде, күргәзмә аша герой шагыйребезнең иҗаты,тормышы белән якыннан таныштылар,ахырда укучылар үзләре теләгән китапларны ойләренә укырга алдылар.