Солдат сугышны сайламый
15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне, интернационалист солдатларны искә алу көне. Бу тугыз еллык чит илдә барган сугышлар безнең кешеләргә бик күп газаплар китерде. Бу көн Россия һәм бөтен дөнья җәмәгатьчелегендә онытылмас вакыйгага әйләнде. 1979 елдан 1989 елга кадәр дәвам иткән Әфган сугышы Совет армиясе өчен сынау булды, һәм ул һәр солдатның батырлыгы һәм туган якларына тугрылыгы нәтиҗәсендә каршы тора алды. Чернышевка авыл яшьләре өчен интернационалист солдатларны искә алу сәгате узды. Аларга Совет гаскәрләренең Әфганстанга керүе һәм аннан чыгуы, Ватан алдындагы халыкара бурычларын намуслы үтәгән һәм батырларча һәлак булган якташларыбыз турында сөйләнде.
