Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова белән очрашу
19 нчы февраль көнне Биектау үзәк китапханәсендә танылган шагыйрә, күп җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ләйлә Дәүләтова белән очрашу булды. Ләйлә ханым үзенең тормышында булган катлаулы вакыйгалар турында сөйләде һәм шигырьләрен укыды. Укучыларны яңа китаплары белән таныштырды. Кичә шигырьләр уку һәм Л. Дәүләтова сүзләренә язылган җырлар белән чиратлашып барды. Китап укучылар шагыйрәгә кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм очрашудан бик канәгать булдылар.
