Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган телнең көче һәм матурлыгы

Биектау авыл китапханәсе Халыкара туган тел көне уңаеннан «Туган телнең көче һәм матурлыгы» дигән әңгәмә үткәрде. Китапханәче туган телнең кеше һәм җәмгыять тормышында мөһим роле, халыкның гореф-гадәтләре, көнкүреше, акылы, матурлыгы телдә чагылыш табуы турында сөйләде. Чарага татар теленең һәм мәдәниятенең күптөрлелеге турында сөйләүче китап күргәзмәсе оештырылды.