Тылсымлы Пушкин илендә
Бөек рус шагыйрен искә алу көненә Чыпчык авыл китапханәсендә «Тылсымлы Пушкин илендә»дигән китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда бөек рус шагыйренең биографиясенә һәм әсәрләренә багышланган басмалар, А.С. Пушкин иҗатының тормышы һәм үзенчәлекләре турындагы китаплар, шулай ук аның әдәби әсәрләре тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә шулай ук шагыйрьнең төрле укучылар өчен язылган басмалары да бар. Балалар өчен-әкиятләр, ә өлкән яшьтәгеләргә Пушкин прозасын укырга киңәш итәбез.
