Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җырларым…

Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсе ел саен Бөреле «Тиенкәй» балалар бакчасында татар герой-шагыйре Муса Җәлилгә багышланган  чарада катнаша.  Быел «Җырларым…» дигән укучылар конкурсы Халыкара туган тел көненә багышланды. Китапханәче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне һәм бәйрәм кунакларын шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады, кычкырып «Җырларым» шигырен укыды. Балалар, үз чиратында, укучылар конкурсында катнашып, Муса Җәлилнең яраткан шигырен яттан укыдылар. Рус һәм татар телләрендә укыдылар. Балалар бик әйбәт әзерләнделәр, шигырьләр укуда үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.