Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган тел – күңел теле

Телне саклау – халыкның киләчәк буыны алдындагы бурычы. Туган тел – кешенең үз халкы белән нечкә бәйләнеше. Барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы үз билгеләнешенә уникаль рәвештә җавап бирә һәм сакларга кирәк булган тере мирас булып тора. Халыкара туган тел көнендә Олы Битаман авылы китапханәчесе балалар бакчасы тәрбиячеләре белән бергә балалар иртәсе үткәрде. Чара кысаларында татар шагыйрьләренең шигырьләре укылды, табышмакларга җаваплар табылды, татар халык мәкальләре белән танышу булды, авторлары татар язучылары һәм шагыйрьләре булган яңа балалар китапларына күзәтү үткәрелде.