Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Диңгез хуҗалары

Биектау авыл китапханәсе Бөтендөнья китлар көненә экологик сәгать үткәрде. Китапханәче диңгез имезүчеләре тормышы турында кызыклы фактлар сөйләде. Балалар китларның зур һәм дустанә булуларына карамастан, бу хайваннарның тормышына даими рәвештә зур куркыныч янавын белделәр. Укучылар диңгездә яшәүчеләр турында язылган энциклопедияләр һәм: Р. Киплингның «Откуда у китов такая глотка», С. Сахарновның «Морские сказки», Г. Мелвилланың «Моби Дик», А.Строкинаның  «Кит плывет на север»,    исемле китаплар белән таныштылар. Әңгәмә барышында балалар китлар турында гына түгел, диңгез һәм океаннардагы экологик хәл һәм кешенең ваемсызлыгы бу хайваннарның тормышына ничек йогынты ясавы турында да күп мәглъүмат белделәр.