«23 февраль –Батырлык көне»
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне – хәрби бурычларын намус белән үтәүчеләрнең батырлыгы бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәм уңаеннан Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә «23 февраль –Батырлык көне» дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Чара башында китапханәче балаларга ни өчен нәкъ менә 23 февральдә илебезнең тынычлыгын саклаучыларны котлавыбызны сөйләде. Аннары балалар белән бергә көчкенә-татлы чәчәк бәйләме ясау буенча мастер-класс үткәрде.Бүләкне һәр бала туганнарына тапшырдылар.Шулай ук, чара барышында китапханәче балаларны «23 февраль –батырлык көне» китап күргәзмәсе белән таныштырды, анда бөек рус полководецлары һәм адмираллары, Бөек сугышлар турындагы китаплар тәкъдим ителде. Бу китапларның битләрен актарып, халкыбызның үз иле өчен барган Бөек сугышларын искә төшердек.
