Көрәшкә бирелгән тормыш
Ташлы Кавал авыл китапханәсендә Муса Җәлилгә багышланган «Көрәшкә бирелгән тормыш» дигән китап күргәзмәсе һәм могҗизалар кыры дип исемләнгән чара үткәрелде. Шагыйрьнең бөтен гомере һәм фаҗигале язмышы турында фикер алыштык. Күптөрле биремнәр аша балалар герой-шагыйрь турында кызыклы фактлар белән таныштылар, шулай ук батырлык, кыюлык төшенчәләре турында сөйләштеләр. Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйрьләренең берсе. Аның поэзиясе генә түгел, аның тормышы һәм фаҗигале язмышы да каһарманлык үрнәкләре. Татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил иҗаты бөтен дөньяда билгеле.
