Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ләлә Сабирова балалар язучысы..

1 март көнне Әлдермеш авыл китапханәсендә якташыбыз Ләлә Сабированың туган көне уңаеннан, аның  китапларынан китап күргәзмәсе оештырдык.  Безнең китапханә фондында аның «Мин әни бәхет телим», «Ике әни һәм бер математика», «Рәхәткә чыдап кара», «Бер уч борчак», «Кызарган алмалар» дигән китаплары бар. Балаларга аеруча аның «Ике әни һәм бер математика» һәм «Мин аңа бәхет телим» китаплары ошады. Бу әсәрләрдә язучы укучыларны балалар бакчасы, мәктәп дөньясы белән таныштыра. Балаларны дуслыкны кадерләргә, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы һәм ярдәмчел булырга чакыра. Китап күргәзмәсе белән таныштыру йөзеннән укучыларга әңгәмә дә уздырдык. Балалар Ләлә Сабированың китапларын бик яратып укыйлар.