Китап битләре буенча тукымага бизәк төшерү
Биектау авыл китапханәсе Пушкин картасы программасы кысаларында «Китап битләре буенча тукымага бизәк төшерү» дигән мастер-класс үткәрде. Хәзерге вакытта тукымага бизәк төшерү балаларның яраткан шөгыленә әйләнеп бара. Борынгы заманнардан бирле күп халыклар бу технология белән шөгыльләнгән һәм үстергән. Китапханәче укучыларны тукымага рәсем ясау теориясе һәм тарихы белән таныштырды. Укучыларга берничә бизәкнең үрнәге тәкъдим ителде. Һәркем үзенә ошаган үрнәкне сайлап алды.
