Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язучы Ләлә Сабирова (Гыймадиева) – Кече Ватан нуры

1 март-якташыбыз, балалар язучысы Ләлә Сабирова (Гыймадиева) дөньяга килә. Ләлә Нагимовна 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 1997 елдан «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә.

Ләлә Сабирова Олы Битаман урта мәктәбендә 17 ел тел һәм әдәбият укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Соңыннан «Сабантуй» газетасында баш мөхәррир урынбасары, аннары баш мөхәррир булып эшли. XX гасырның 60 нчы елларыннан республика газета–журналлары битләрендә басыла башлый.

Биектау районының барлык китапханәләрендә якташ язучыларның туган көннәрен билгеләп үтү һәм укучыларны аларның иҗаты белән таныштыру күркәм традициягә әверелде.

Язучының туган көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, анда авторның биографик мәгълүматлары һәм әсәрләре куелды. «Бәхет телим», «Чуфут-Кале малайлары», «Бер уч борчак», «Ике әни һәм бер математика» китаплары балалар һәм өлкәннәр арасында бик популяр. Ләлә Сабированың хикәяләре балалар психологиясен нечкә белеп, гади, образлы телдә язылган.

Дөбъяз, Суксу авылы китапханәләрендә язучының биографиясе һәм иҗат юлы турында мәгълүмати әңгәмәләр үткәрелде. Китапханәчеләр укучыларны Л.Гыймадиеваның биографиясе белән таныштырды һәм язучының китапханә фондындагы китапларына күзәтү үткәрделәр.

Биектау авылы китапханәсендә балалар язучысының иҗаты белән танышу әңгәмәсе булды. Китапханәче чара барышында Л.Гыймадиеваның тормыш юлы, иҗаты һәм аның китаплары белән таныштырды.

Коркачык авылы китапханәсендә Л.Гыймадиевага багышланган «Балалар язучысы Ләлә Гыймадиева» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханә укучылары Биектау районында туган язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Чарага китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде, анда язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, китапханә фондыннан язучының китаплары тәкъдим ителде.

Сая, Әлдермеш, Юртыш, Чыпчык, Казаклар авылы китапханәләрендә балалар язучысы Ләлә Сабирова (Гыймадиева)ның туган көне уңаеннан, китапханәчеләр китап укучыларны якташ язучыбызның биографиясе белән таныштырдылар, китапларына күзәтү үткәрделәр. Якташ язучыбызга багышланган «Бәхетле балачак иле» дигән презентация күрсәтелде. «Ике әни бер математика» китабыннан «Кайсы-чын, кайсы-ялган…» дигән хикәяләре укылды.

Якташ язучы Ләлә Гыймадиеваның туган көне уңаеннан Мүлмә авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ләлә Гыймадиева балалар өчен язылган әсәрләре белән танылган язучы. Яшь китап укучылар көн дәвамында күренекле язучының «Чуфут – Кале малайлары», «Ике әни һәм бер математика» әсәрләрен укыдылар, аның биографиясе белән дә таныша алдылар.