«Рәхмәт Сезгә, яраткан автор!»
3 март көнне һәр елны Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә, ул язучыларның һәм шагыйрьләрнең мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән өлешләрен тануга багышлана. «Бөтендөнья язучылар көне»- 20 гасыр ахырында барлыкка килә. Язучылар клубының 48 нче җыенында яңа бәйрәм оештырырга карар кылынды. Шул вакыттан, ягъни 1986 елның 3 мартыннан башлап, бу дата бөтен дөнья язучылары өчен истәлекле дата булып калды. Бу көн уңаеннан, Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмәдә иң танылган язучыларның китаплары тәкъдим ителгән. Бу бөтендөнья бәйрәме илебезнең иң бөек язучыларын, шулай ук чит ил язучыларын һәм аларның танылган әсәрләрен искә алу өчен сәбәп булып тора.
