Шаян, сөйкемле, игелекле, кадерле кызлар өчен!
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Биектау авыл китапханәсе «Шаян, сөйкемле, игелекле, кадерле кызлар өчен!» дигән уен – викторина үткәрде. Чарада катнашучылар Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү тарихы белән таныштылар. Кызлар өчен танып-белү викторинасы уздырылды, анда әниләр, әбиләр һәм апалар турында җырлар һәм шигырьләрне искә төшерделәр, төрле конкурсларда актив катнаштылар, күңелле ял иттеләр.
