«Китап битләренә тукыма бизәге»
5 март көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә Пушкин картасы программасы буенча, китапханәче «Китап битләренә тукыма бизәге» дигән мастер-класс үткәрде. Чара башында китапханәче укучыларны тукымага рәсем ясау теориясе белән таныштырды: нәрсәдә рәсем ясарга, нинди буяулар белән, тукымага рәсем ясау техникасы нинди була. Берничә трафарет тәкъдим ителде. Һәркем үзләренә ошаган трафаретны сайлый яки, үз фантазиясен күрсәтеп, карандаш белән рәсем ясый алды. Чара бик күңелле узды.
