Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балачак турында укыйбыз

Ләлә Нәгыймовна 1947 нче елның 1 мартында Татарстан Республикасы Биектау районының Мәмдәл авылында туган. Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлагач, Казан Дәүләт университетына укырга керә, ике ел дәвамында «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли. Аннары 17 ел дәвамында Биектау районының Олы Битаман  урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, бер үк вакытта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып та эшли. Язучы Ләлә Гыймадиеваның туган көне уңаеннан Чернышевка авыл китапханәсендә  күргәзмә оештырылдык, аның балачак турында китаплары тәкъдим ителде.