Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бөекләр йолдызнамәсе

3 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья язучылар көненә Чернышевка авыл китапханәсендә күргәзмә әзерләнде. Бәйрәмнең тулы исеме – Бөтендөнья язучылар өчен тынычлык көне, ул 1986 елда Халыкара ПЕН-клуб конгрессы карары буенча оештырыла, аның беренче президенты Джон Голсуорси була. Китап күргәзмәсендә үзебезнең ил, шулай ук чит ил язучылары әсәрләре урын алды. Язучы – гомер буе өйрәнелә һәм үзләштерелә торган һөнәр. Кемдер балачактан ук үз фикерләрен кәгазьгә язарга хыяллана, кайберәүләр җитәрлек тормыш тәҗрибәсе туплагач каләм остасына әверелә. Язучылар – дөнья белән кул, басма машина ярдәмендә сөйләшә алучы кешеләр…