Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Иң ягымлыларга, Иң яхшыларга!

Иң дулкынландыргыч, иң җылы һәм иң матур бәйрәм-8 Март якынлаша. Безнең илдә 8 Март элеккечә Халыкара хатын-кызлар көне дип атала, ләкин ул күбрәк яз бәйрәме буларак кабул ителә, һәр хатын-кыз якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын көтә.

Яшь укучылар өчен шундый матур бәйрәм уңаеннан Каенлык авылы китапханәчесе Халыкара хатын-кызлар көненә кул эшләре әзерләү чарасы уздырды. Китапханәче энәлек ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Функциональ энәлек-барлык энәләрен бер урында сакларга булыша һәм ул бик матур күренә. Әгәр дә энә савыты гади чәчәкләр яки матур тасмалар белән бизәлсә, яхшы бүләк варианты килеп чыга. Укучылар мастер-класс биремнәрен бик теләп башкардылар һәм әниләре, әбиләре өчен кечкенә бүләк белән өйгә кайттылар.