Китап битләре буенча тукымага бизәк төшерү
Тукымаларга ирекле бизәк төшерүнең күп төрле ысуллары бар: коры тукыма буенча, юеш тукыма буенча, калынландыргычлар кулланып эшләү, тозлы эремәләр белән эшләү, аэрография һ. б.
Каенлык авылы китапханәсендә яшь укучылар өчен Пушкин картасы проекты кысаларында тукымага рәсем ясау буенча кызыклы чара үткәрелде. Тукымага бизәк төшерүдә гаять катлаулы бернәрсә дә юк, иң мөһиме – төгәллек, сыйфатлы материаллар һәм кайбер кагыйдәләрне үтәү. Чара башында китапханәче тукымаларга кулдан сәнгати бизәк төшерүнең, текстиль әйберләрне бизәү төре буларак, бик борынгы заманнарга барып тоташуын сөйләде. Аннары һәркем үзләренә ошаган трафаретны сайлады һәм китапханәче ярдәмендә язулар һәм өстәмә элементлар белән төрлеләндерде, ә аннары тукымага күчерделәр.
Тукыманың төрле төрләрендә рәсемнәр ясап, акрил буяулар белән бизәк ясау өчен иң кулай тукыма – синтетик катнашмалар булмаган табигый тукымалар дигән нәтиҗәгә килделәр. Әзер Шаблонны кулланып, акрил буяулар алып, бераз фантазияләп һәм үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп, катнашучылар кызыклы рәсем белән чын шедеврлар ясадылар.
