Уяу булыгыз!
Куркыныч һәм борчулы 21 гасырда җәмгыять өчен бик күп куркынычлар бар. Шуларның берсе – террорчылык. Террорчылыкны һәм экстремизмны хокукый тәрбияләү һәм профилактикалау кысаларында Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрелде. Мәгълүмати плакатлар ярдәмендә чарада катнашучылар террорчылык билгеләре, террорчылыкка һәм экстремизмга бәйле хокукка каршы гамәлләр өчен җаваплылык, куркыныч туганда җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр.
