Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Йөзләрдә чагылган тарих

Биектау авыл китапханәсе «Йөзләрдә чагылган тарих» исемле туган якны өйрәнү сәгатен үткәрде. Һәр халык үзенең кече ватанының танылган вәкилләре белән горурлана. Китапханәче Биектау районының күренекле шәхесләре, җәмәгать эшлеклеләре, үз эшчәнлекләре белән туган җирләрен данлаган һәм район үсешенә зур өлеш керткән сәнгать кешеләре турында сөйләде һәм презентация күрсәтте.