Уку шатлык китерә
Авыл китапханәсендә балалар белән бергә рус язучыларының «Уку шатлык китерә» дип исемләнгән рус язучыларының әкиятләрен кычкырып уку үткәрелде. Яшь укучылар өчен язучыларның тормыш һәм иҗат юллары турында сөйләүче китаплар, шулай ук китапханәдә булган әсәрләре тәкъдим ителде. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшерделәр һәм әкиятләр иленә сәяхәт иттеләр. Әкият геройлары турында викторина үткәрелде.
