Китап-синең иң якын дустың
Китап-яхшы дус. Укучы кешене ул гомер буе озата бара: өйрәтә, юата, көлдерә, уйландырырга, кайгыртырга, теләктәшлек күрсәтергә мөмкин. Китапларның файдасын берни белән дә үлчәп булмый. Чыпчык авыл китапханәсенә китап сөючеләр җыелды. Алар яраткан китапларыннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.Хәйретдинова Гөлфия китапның тормышка ача башлавын әйтте. Китаплар – безнең дуслар, эчкерсез әңгәмәдәшләр, акыллы киңәшчеләр.Әлеге чара азагында барысына да укучылар дөньясын киңәйтерлек кызыклы китапларны күбрәк укуларын телисе килә.
