Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Алиса Котованың «Седьмое колено» һәм Ләйлә Сабированың «Согреваясь теплом семьи» китапларын тәкъдир итү кичәсе

2025 елның 13 мартында Үзәк китапханәдә «Седьмое колено» һәм «Согреваясь теплом семьи» китаплары авторлары Алиса Котова һәм Ләйлә Сабирова белән иҗади очрашу булды.

Ләйлә Сабирова-КФУда социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының милли һәм глобаль медиа кафедрасы доценты педагог-психолог, журналист, коммуникацияләр буенча эксперт. 60 тан артык фәнни хезмәт авторы, фән кандидаты, ике бала анасы.

«Гаилә җылысы белән җылынып» – ул трансформацион китап, язмыш, журналистика, йорт учагы һәм гаилә кыйммәтләре турында автобиографик фәлсәфи уйлану. Мәхәббәт турында китап. Автор үз гаиләсе тарихын, шәхси һәм журналист тәҗрибәсен сөйли.

Алиса Котованың  «Седьмое колено» китабында Болгария теплоходы пассажирлары һәм аларның нәсел тарихлары сурәтләнгән. Башка барлык вакыйгалар уйлап чыгарылган. Барлык тәңгәллекне очраклы дип санарга. Бу әдәби  әсәр дип аңлатты автор. Шул ук вакытта автор ассызыклаганча, фаҗигадән соң узган елларда ул теплоходта исән калган пассажирлар турында бик күп мәгълүмати материаллар укыган һәм күпләр һәлакәтле сәфәрдә алар белән булган мистик нәрсәләр турында сөйлиләр дигән нәтиҗәгә килгән. Язучылар белән очрашу мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы узды.