Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әдәби берләшмә утырышы

Үзәк китапханәдә «Эмет»КЦСОН инвалидлары өчен көндезге төркем белән очрашу узды. Китапханәдә  Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдән китаплар алып, катнашучылар сугыш турындагы китапларның авыр тормыш хәлләрендә дә кешелек кыйммәтләрен сакларга өйрәтүе хакында сөйләп үттеләр.Очрашуны дәвам итеп мартның истәлекле даталарына багышланган дәрес башланды: Бөтендөнья язучылар һәм шигърият көне, Бөтендөнья Су ресурслары көне. Һәрберсе үзләренең белгәннәре белән уртаклаштылар, тематик биремнәрдә актив катнашып, төрле санда бонуслар эшләп алдылар.