Суның серләре
Чернышевка авыл китапханәсе Бөтендөнья су ресурслары көненә багышланган онлайн-мәгълүмат әзерләде . Су – Җирдәге тормышны тәэмин итүче, табигатьнең кыйммәтле, искиткеч бүләге. Бу бәйрәм Җирнең барлык халкына планетада тереклекне саклап калуның, суның гаять зур әһәмиятен искә төшерү өчен билгеләп үтелә. Видеоролик укучыларга су турында, аның кеше тормышында әһәмияте, аның үзлекләре турында сөйли. Китапханәнең ягь китап укучылары, шулай ук, су турында кызыклы мәгълүмат белән танышты, сорауларга җавап бирде һәм су ресурсларын саклау буенча уй-фикерләре белән бүлеште.
