Елгаларны, суны һәм тереклекне саклау көне.
14 март көнне, Чыршы авыл китапханәсендә «Елгаларны, суны һәм тереклекне саклау көне» дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. «Табигать – туган йортыбыз» дигән темага китаплар күргәзмәсе урнаштырылды. Беренче тапкыр бу дата 1998 елда билгеләп үтелә башлады. Халыкара Елгалар көне лозунгларының берсе сулыкларны чиста тотарга кирәклеге турында сөйли, һәм аларны пычратмаска кирәк! Җирдә яшәү өчен шартлар берничә механизм тарафыннан хуплана. Алар арасында – су әйләнеше. Елгалар – бу процессның аерылгысыз өлеше. Алар флора һәм фаунаның яшәешен тәэмин итә. Биектау районында урнашкан елга, Ашыт – акрын агышлы һәм урыны белән сазлыклы. Ашыт – Илет елгасы арасы агачлыклар белән капланган.
