Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Биектау районының үзешчән язучылары

Биектау районының үзешчән язучылары һәм шагыйрьләре тарафыннан бик күп матур шигырьләр язылган. Аларның иҗаты Туган җиргә мәхәббәт һәм кешеләргә җылылык хисе белән сугарылган. Алар уйланырга һәм безнең төбәкнең, данлы һәм бөек Биектау җиренең кабатланмас гүзәллеген күрергә мәҗбүр итәләр. Китапханәче балаларны язучы Гыйләҗиев Рәшит Тәлгать улы, Сабиров Ирек Нәгыйм улы, Гыймадиев Алмаз Марс улы һәм башкаларның искиткеч иҗаты белән таныштырды. Балалар викторинада катнашып, аннан бик күп кызыклы мәгълүмат  алдылар. Чара ахырында укучылар үзешчән язучылар турында презентация карадылар һәм якташ шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар.