Шигърият күңел җыры…
Бөтендөнья шигърият көненә Чернышевка авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе әзерләде. Шигырьләр язарга һәркем дә өйрәнә алмый, ә менә шигъриятне аңларга тырыша ала. Тормышта һәрберебезнең агымдагы проблемалардан читләшеп, шигърият дөньясына чумасы килгән минутлары була.. Бу бәйрәм каләм осталары һәм мәңгелек сорауларга җавап эзләгән барлык кешеләр өчен. Поэзия – ул күңел теле. Күргәзмәдә бөек шагыйрьләрнең шигырьләр җыентыклары урын алды. Бу көнне китапханәгә килгән укучыларга «Сез шигырьләр укырга яратасызмы?» дигән сорауга җавап бирергә, яраткан шигырьләрен укырга тәкъдим ителде.
