Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Нәүрүз мөбәрәк булсын

22 март көнне Айбаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде, бу бәйрәмгә генә әзерләнә торган милли ризыклар белән таныштырды. Нәүрүз бәйрәме – борынгы кояш календаре буенча   көн-төн тигезләшкән вакытта үткәрелә. Балалар бәйрәмнең төп традициясе — табигатьнең җанлануын гәүдәләндерүче бодай орлыгы үстерү турында белделәр һәм орлыкларны җиргә чәчеп, моны үзләре эшләп карадылар. Чарада катнашучылар шулай ук халык уеннары уйнап, яз турындагы табышмакларны чиштеләр. Чара азагында барысы да тәмле ботка һәм чәй белән сыйландылар.