Китап битләреннән тукымага бизәк төшерү
Усад авыл китапханәсе Пушкин картасы кысаларында тукымага бизәк төшерү буенча осталык дәресе оештырды. Кием бизәкләре (кастомизация) – балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч шөгыль, нигездә гади рәсемне хәтерләтә, әмма киндер һәм кәгазь урынына төрле тукымалар кулланыла, ә гади буяулар урынына – махсуслары. Мастер-класста тукымаларга бизәк төшерү буенча Усад мәдәният йортының «Карусель» вокаль ансамблендә катнашучылар теоретик һәм практик күнекмәләр алдылар.
