«Шигърият дөньяга җан бирә»
Чара Бөтендөнья язучылар көненә багышланды. Чарада катнашучылар гомер буе озатып йөри торган китаплар турында сөйләштеләр, ата-аналар кычкырып укыган беренче китапларын искә төшерделәр. Һәркем үзенең яраткан язучылары турында сөйләде һәм өстәл китапларына күзәтү ясады , укыган китаплары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Балалар һәм өлкәннәр яраткан шигырьләрен кычкырып укыдылар.

