Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар китабы атналыгы планета буйлап бара

Традиция буенча, язгы мәктәп каникуллары көннәрендә илнең барлык китапханәләрендә балалар китабы атналыгы старт ала. Бөреле җәнлек совхозы китапханәсендә акция дүшәмбе, 24 март көнне ачылды. Китапханәче яшь укучылар белән «Балалар китабы көне» дигән бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында әңгәмә үткәрде. Балалар Агния Барто, Сергей Михалков, Лев Кассиль, Самуил Маршак һәм башка балалар авторлары катнашында документаль фильм карадылар. Шулай ук чара барышында үзләре әдәбияттагы өстенлекләре белән уртаклаштылар, А. Пушкин, Г. Х. Андерсен һәм халык әкиятләрен  кычкырып укыдылар.