«Китап Һәрвакыт булсын»
Язгы каникуллар җитү белән барлык китапханәләргә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы килә. 2025 елның 24-30 мартында Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр китаплары атналыгы уза. Китапларга багышланган бәйрәм авыр сугыш чорында барлыкка килә. Ул үзенең хисабын 1943 елдан алып бара, ул вакытта язучы Лев Кассиль балалар өчен күңелле уку бәйрәме оештырырга тәкъдим итә. Чараны Союзлар йортында үткәрделәр, кечкенә кунакларга колонналы зал бирделәр. Шәхес формалашуда китапның ролен бәяләп бетереп булмый. Китап әйләнә-тирә дөньяны һәм үзеңне танып белергә ярдәм итә, дөньяга караш, кыйммәтләр, ышанулар формалаштыра. Балалар китабы атнасына багышлап ,Алан-Бәксәр авыл китапханәчесе «Китап Һәрвакыт булсын» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләгән иде. Яшь укучылар яңа китаплар белән таныша алдылар, викторина үткәрелде, яраткан авторлары һәм аларның әсәрләре турында әңгәмә кордылар. Шулай ук һәр укучы үзенең яраткан әсәрен сәнгатьле итеп кычкырып укый алды.
