Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Матур кыстыргыч – тәртип өчен кирәк

Язгы каникулның беренче көннәрендә Биектау авыл китапханәсендә китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара башында китапханәче кыстыргычның ни өчен кирәклеге, аны нәрсәдән ясаулары һәм аннан ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләде. Мастер-класста катнашучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы, шул уңайдан укучылар кыстыргычларны Россия флагына ошатып ясадылар, буядылар. Үз куллары белән ясалган эшләнмәләрне яшь осталар дәреслекләрендә куллану өчен үзләре белән алып киттеләр.