Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әкиятләр илендә

Әкиятләрне барлык балалар да ярата. Тылсым һәм маҗаралар мавыктыра, күңелне ача, яхшылыкка һәм гаделлеккә өйрәтә. 25 мартта Балалар китабы атналыгында Олы Битаман авылы китапханәсе балаларны әкияти викторинага чакырды. Китапханәче яшь китап укучыларга яраткан китаплары битләре буйлап сәяхәт итәргә һәм яраткан геройларында кунакта булырга тәкъдим итте, балаларны «әкият» төшенчәсе һәм әкият төрләре белән таныштырды. Балалар яңа әкиятләр белән танышты, искеләрен искә төшерде. Аннары алар өчен викторина үткәрелле. Викторина өчен сораулар төрле әкиятләр буенча төзелде.

Әкияткә сәяхәт тәмамланды, әмма әкият һәрвакыт укучы белән кала, аның өчен китапханәдән китап алып, аны укып чыгасы гына кала.