Нәүрүз бәйрәме.
Чыршы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Нәүрүз бәйрәменә бәйге үткәрелде. Татар язы бәйрәме буларак билгеле булган «Нәүрүз» бәйрәме җылылыкның яңаруын һәм килүен символлаштырган уникаль вакыйга булып тора. Бу көн язгы эшләрнең башлануын гына түгел, бәлки кешеләрнең бергә җыелып, үпкәләрен онытып, бер – берсенә шатлык бүләк иткән вакытларын да билгели. Нәүрүз – буыннан – буынга тапшырыла торган бердәмлек, дуслык һәм хөрмәт бәйрәме. Бәйрәмнең башлангычы борынгыдан килә. Аның нигезендә табигать күренешләре белән бәйле иртә дини карашлар ята. Алар арасында күк җисеменә – Кояшка табыну. Кешеләр бергә җыелалар, җырлар җырлыйлар һәм бииләр, тормыш һәм табигатьнең кайтуын билгелиләр. Нәүрүз бәйрәме традицияләренә күңелле уеннар һәм конкурслар гына түгел, ә һәр йортта әзерләнә торган юмарт сыйлар да керә.
